Бүгенге көнгә тагын 4 төркем СГК нә килеп җиткәне билгеле. 128 хаҗи «Кол Шәриф плюс», «Сөембикә» программалары буенча «Казан» халыкара аэропортыннан сәфәргә кузгалды. Аларны тәҗрибәле җитәкчеләр: Рөстәм Зиннуров, Равил Бикбаев, Гомәр Ганиев озата барды. 49 хаҗидан торган тагын бер төркем Рафаэль Сираҗев җитәкчелегендә Уфадан изге сәфәргә китте.
Бүгенге көндә хаҗга — 17 кешедән торган «Идел Хаҗ» хезмәте вәкилләре Халыкара Хаҗилар Үзәге Сәгуд Гәрабстаны Короллегенә килеп җитте. Алар арасында шәһәр хакимияте хезмәткәрләре, Татарстан җөмһүрияте Сәламәтлек саклау министрлыгыннан расланган табиблар һәм төркемнең кайбер җитәкчеләре бар иде.
Искә төшерәбез, 4 ноябрь хаҗ йолаларын үтәү башлана, хаҗилар Мина үзәнлегенә барачаклар. 5 ноябрь — Гарәфәт үзәнлегендә тору көне. 6 ноябрь — Корбан бәйрәме.
Хаҗиларның Сәгуд Гәрабстаны Корольлегендә тору көннәре 15тән 35 көнгә чаклы.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры