Танылган татар эшлеклесе, Дәүләт советы депутаты Фәрит Мифтахов «Сөләйман» мәчетендәге күрмәүчеләр өчен эшләгән Тернәкләндерү үзәгендә булды. Биредә ул укыту рәвеше белән танышты, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән кешеләр алдында чыгыш ясады. Әлеге очрашу әңгәмә рәвешендә үтте, дисәк тә ялгыш булмас, чөнки депутатка тыңлаучылар тарафыннан шәхси, һөнәри һәм сәяси төрдәге сораулар бирелде. Шулай ук Дәүләт советы сайлауларына кагылышлы сораулар да яңгырады.
Соңрак табын артында «Сөләйман» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов Фәрит әфәнде белән физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен хәйрия чаралары үткәрү хакында сөйләште.
Билгеләп үтәргә кирәк, Фәрит Мифтахов курска килгән һәр яңа төркем белән очрашып, күрешергә тырыша. Моннан тыш, депутат белән очрашып, күрмәүчеләр җөмһүриятебездә һәм Рәсәйдә булган соңгы сәяси яңалыклар турында мәгълүмат алу бәхетенә ирешә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры