Аның литры уртача 26 сум 82 тиен тора
Соңгы бер атнада Казанда АИ-93,92 маркалы бензин 3 тиенгә арзаная төште һәм литры уртача 26 сум 82 тиеннән тәкъдим ителде. Калган төр мотор ягулыгы бәяләре үзгәреш кичермәде. А-76 лы бензинның литры уртача 24 сум 99 тиен, АИ-95 лесе -28 сум 62 тиен, дизель ягулыгы хакы уртача 25 сум 19 тиен дәрәҗәсендә калды. Бу хакта Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе хәбәр итә.
Идел буе федераль округына кергән төбәкләр башкалалары арасында иң кыйммәтле автомобиль ягулыгы узган атна йомгаклар буенча да Йошкар-Ола, Самара, Пермь һәм Түбән Новгородта. Литры уртача 25 сум 63 тиен торган А-76 лы бензин — Йошкар-Олада, литры 27 сум торган АИ-93,92 ле ягулык — Самарада, уртача 28 сум 88 тиен торган кыйммәтле премиум маркалы бензин — Пермьдә. Түбән Новгородта дизель ягулыгы тагын 22 тиенгә кыйммәтләнеп, литры уртача 27 сум 23 тиенгә җиткән.
Иң арзанлы бензин сатылучы шәһәрләр исемлеге бераз үзгәргән. Саратовта А-76 лы бензинның литры өчен уртача 23 сум 40 тиен түләргә кирәк. АИ-93,92 ле ягулык Пензада уртача 25 сум 57 тиен тора. Иң арзанлы, АИ-95 ле бензин — Кировта (27 сум 35 тиен), дизель ягулыгының арзанлысы бу юлы — Самарада (24 сум 71 тиен), дип хәбәр итә "Татар-информ".

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры