Якутиянең Түбән Бистә дигән авылында саф алтын яшерелгән урын табылды. Мондый хәзинәне җирле бер кеше оештырган.
Алтын турындагы хәбәр полициягә килеп ирешкәч, аның хуҗасы артыннан күзәтү үткәрелә. Шул рәвешле, кыйммәтле сер саклаган урынның кайдалыгын ачыклыйлар. Ә теге кешене исә ул яшерен урыннан алтыннарны алган вакытта, кем әйтмешли, җылы килеш эләктерәләр. Полиция хезмәткәрләренең сөйләвенчә, әлеге төргәктә 2 килограммнан артык алтынның булуы беленә. Мондый кыйммәтле хәзинәнең бәясе якынча — 3,5 миллион сум.
Алтыннан тыш, бу төргәктә электрон үлчәү һәм яшерен хәзинәнең хуҗасына караган документлар табыла. Бу кешегә хәзер легаль булмаган кыйммәтле металлны саклаган һәм әйләнешкә керткән өчен закон алдында җавап бирергә туры киләчәк. Хокук сакчылары бүгенге көндә күзәтү астындагы теге кешенең иптәшләрен эзләү белән мәшгуль дип хәбәр итә interfax.RU агентлыгы.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.