Көн тәртибендәге төп мәсьәлә «ТРның 2012 елга, 2013 һәм 2014 елларга план чорына бюджеты турында» закон проектын карау белән бәйле
Иртәгә — 26 октябрьдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме өченче утырышы уза. Бу хакта Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.
ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, сессиянең көн тәртибенә 36 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасы законнары проектлары, федераль закон проектлары, РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең вәкиллекле органнары закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре бар. Депутатларга берничә мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы карарлары кабул итәргә туры киләчәк.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр «ТРның 2012 елга, 2013 һәм 2014 елларга план чорына бюджеты турында» закон проекты, «ТРның 2012 елга, 2013 һәм 2014 елларга план чорына Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» закон проектлары белән бәйле.
Депутатларга шулай ук «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын, икътисади блокта республикада кече һәм урта бизнес үстерүгә, республикада инновацион эшчәнлеккә, Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл хуҗалыгы эшчәнлегенә кагылышлы закон проектларын карарга тәкъдим ителә.
Хөкүмәт сәгатендә «Гомумбелем бирү мәктәпләре укучыларын сәламәтләндерү турында» дигән мәсьәлә буенча фикер алышачаклар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры