Рәсәй халыклары берләшү көннәре алдыннан, 1 ноябрьдән 3 сенә хәтле Татарстан башкаласында «Мультимәдәни дөньяда Ислам» дип исемләнгән Беренче халыкара форум үтәчәк. Бирегә Рәсәй, АКШ, Пакистан, Төркия, Иран, Малайзия, Кытайдан ислам әйдаманнары киләчәк.
Форумны Татарстан Илбашы Аппараты ярдәмендә Казан федераль университеты Көнчыгыш телләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр Институтының төбәк һәм ислам фәннәре кафедрасы, КФУ университетының юридик факультеты һәм Мәрҗәни Фонды (Мәскәү) үткәрә.
Форумның төп темасы булып мәдәниятара сөйләшү мәсьәләләре, 21 гасырда төрле фикердә булучы вәкилләрнең килешеп яшәве, ислам белеменең актуаль, классик проблемалары һәм постколониаль тикшерүләр тора.
«Мондый форум Казанда беренче тапкыр үтә, — ди Көнчыгыш телләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр Институтының төбәк һәм ислам фәннәре кафедрасы җитәкчесе, профессор Ренат Беккин, — без аны ел саен үткәрергә дип торабыз. Җыенның максаты — бар илләрдән килгән ислам галимнәре-белгечләре өчен аралашу мәйданчыгы булдыру. Бу вакыйга Казанда очраклы гына түгел — Казан университеты мөселман Көнчыгышын өйрәнү өчен бик яхшы үзәк дип карала.»

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры