«Без җир тетрәү нәтиҗәсендә үз якыннарын югалтканнар һәм йорт-җирсез калганнарның барысының да тирән кайгысын уртаклашабыз», — диелә кайгы уртаклашу текстында
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ван привинциясендәге җир тетрәү нәтиҗәсендә күпләгән кешеләрнең һәлак булуына бәйле рәвештә Төркия Республикасы Президенты Абдуллаһ Гүл һәм Төркия Республикасы Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан Республикасы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Төркия Республикасында булган табигый бәла-каза уңаеннан чын йөрәктән чыккан кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итеп алыгыз. Ван провинциясендә булган, күпләгән кешеләрнең үлеменә китергән көчле җир тетрәү турындагы хәбәр татарстанлыларның йөрәген яралады. Бу — гаять зур фаҗига һәм ил икътисады өчен әйтеп бетермәслек югалту. Без җир тетрәү нәтиҗәсендә үз якыннарын югалтканнар һәм йорт-җирсез калганнарның барысының да тирән кайгысын уртаклашабыз», — диелә Төркия Республикасы Президенты Абдуллаһ Гүл исеменә юлланган телеграммада, дип хәбәр итә «Татар информ».

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры