Чаллыдагы балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәге «Асылташ» үзенең юбилеен билгеләп үтә. Менә инде ун ел «Асылташ» ның ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ булучы 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр өчен ишекләре ачык.
Бу сабыйлар күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдән, ата-аналары кайгыртуыннан мәхрүм калучылар. Алар өчен «Асылташ» икенче гаилә булып тора, газиз ата-аналарына яисә үзләрен асрамага алучыларга кайтуларына өмет уята. Бүген чын ышану белән, «Асылташ» — зур, тату гаилә, дип әйтеп була.
Юбилей тантанасы онытылмаслык, күңелле очрашулар белән үтте. Очрашуга үзәктә беренче тәрбияләнүчеләр, аларның якыннары һәм асрамага алган ата-аналар килгән иде. Алар үзләренең тормышларында мөһим роль уйнаучыларга ихлас рәхмәтләрен белдерде. Биредә шулай ук иганәчеләр — тугъры дуслар һәм киң күңелле ярдәмчеләр бар иде. Бәйрәмдә дәрәҗәле кунаклар шәһәр администрациясе, социаль ярдәм идарәсе, сәламәтлек саклау, белем бирү, социаль учреждение вәкилләре катнашты. Юбилей кичәсенә чит балаларны да үзләренекедәй якын итә белүчеләр җыелган иде. Биредә бик күп чәчәкләр, бүләкләр булды, яхшы теләкләр яңгырады. Барысын да таң калдырып, юбилярлар хөрмәтенә салют атылды. Ә шәмнәр яндырылган зур бәйрәм торты янында барысы да теләкләрен тели алды, дип хәбәр итә Nabchelny.ru.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.