"Татар-информ"нан алынган мәгълүматларга караганда, ул 5 миллион сум ришвәт алуда шикләнелә
Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан Югары Ослан муниципаль берәмлеге башлыгы, Югары Ослан авыл җирлеге советы депутаты 55 яшьлек А. Т.ка карата РФ Җинаять Кодексының 290 нчы маддәсенең 6 нчы өлешендә язылган җирле үзидарә органы башлыгының зур күләмдә ришвәт алуы буенча җинаять эше кузгатылган. Аннан соң барлык гамәлләр оператив хезмәт контроле астында узган. Нәтиҗәдә 21 нче октябрь көнне Казанның Вахитов районында калган 2 миллион сумны алырга җыенганда Т. кулга алына. Полиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүчедән ришвәт сыйфатында сораган 3 миллион сум акчасын да ала. Әлеге сумма аның үзе белән була.
Исегезгә төшерәбез, бу Татарстанда коррупциягә каршы сәясәт кысаларында муниципаль берәмлек түрәләренә карата кузгатылган беренче җинаять эше түгел. 26 нчы сентябрь көнне Тикшерү идарәсенең Алабуга районара бүлегендә мошенниклык кылуда һәм вазифаи вәкаләтләр арттыруда гаепләнгән Алабуга шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе И. Х. ка һәм аның урынбасары Р. С. га карата җинаять эше кузгатылган иде.
Сораштыру барышында Т. җинаятьтә гаебен танымаган. Тикшерүче аңа мөнәсәбәттә сак астына ябу рәвешендә чик кую чарасын сайлаган, аның юлламасы шушы арада Казан шәһәре Вахитов районы судында каралачак.
Хәзерге ваккытта тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры