Игелекле эшләре белән аны Татарстанда гына түгел, Кырымда, Уралда, Литвада һәм тагын бик күп төбәкләрдә беләләр
Милли көрәш буенча илебез чемпионы, билбаулы көрәш буенча ветераннар арасында дөнья чемпионы, Татарстанның атказанган спорт мастеры Илгиз Ахун улы Минһаҗев дәвалап булмас авырудан кичә иртән вафат булган. Аңа октябрь башында 72 яшь тулган иде. Милләттәшебезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында рәис киңәшчесе булып эшләгәндә «Татарча көрәш» милли спорт федерациясе оештырганлыгы мәгълүм. Игелекле эшләре белән аны Татарстанда гына түгел, Кырымда, Уралда, Литвада һәм тагын бик күп төбәкләрдә беләләр.
Мәрхүм бүген Казанда җирләнә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Без Илгиз абый туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк