– Районыбызның ун мәхәлләсеннән гошер җыелды. Барлыгы сигез тоннадан артык яшелчә һәм бәрәңге китерделәр, — дип белдерде Зәй шәһәре һәм Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов.
– 17 октябрьдә өч тонна гошерне Чаллы шәһәрендә яңа ачылган пансионатка җибәрдек.
Зәй шәһәрендә биш мәхәллә бар. Җәмигъ мәчеттә ремонт эшләре башкарылган, идәннәре җылытылган. Финанс чыгымнарын район спонсорлары күтәргән. Түбән мәхәлләдә төзелеп килүче мәчеткә ай куелган. Әлеге мәчетне Нәсимә ханым Марханова төзетә. Хәзерге вакытта Түбән мәхәллә мәчетен бизәү һәм җылыту эшләре башкарыла. Икмәк кабул итү пункты мәхәлләсендә зур мәчет төзелеп килә, бүгенге көндә аның стенасы күтәрелә. Мәчетне «Трубастрой» оешмасы җитәкчесе Фоат Гарифов төзетә. Ә Мирный бистәсендә исә мәчет төзелешенә участок бүлеп бирелгән. Биредә төзеләчәк мәчеткә Фоат белән Гөлдәнинә Саматовлар гаиләсе иганәлек ярдәме күрсәтә.
Җирле хакимият Иске Зәй бистәсендәге бер тарихи бинаны мөселманнарга кайтарган. Хәзерге вакытта мәчет итеп ясалган әлеге бинаны газлаштыру башланган.
Район мәчетләре рәсмиләштерү өстендә эш алып барса, имам-хатыйблар шәһадәтнамәләр алырга әзерләнә.
Шәһәрнең — ике һәм Югары Шепкә, Карман, Бигеш, Югары Нәлем, Аксар, Имәнлебаш кебек алты авыл мәчетендә укулар башланган. Авыл мәчетләрендә дәресләр һәр якшәмбе саен уздырылса, Җәмигъ мәчеттә укулар көн саен үтә. Әлеге дәресләргә эш көннәрендә өлкәннәр килеп укый, ә якшәмбе көнне балалар җыела, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры