2011 елның 19 октябрендә «Мәрҗани» мәчетендә Казан мөхтәсибәтенең имамнар җыелышы үтте.
Җыелышта Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге җитәкчесе Илшат Насыйбуллин, гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов катнаштылар.
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов үзенең чыгышында Корбан гаетенә әзерлек мәсьәләләренә тукталып үтте. Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге мөдире Илшат Насыйбуллин 21 октябрьдә Казан мәчетләрендә наркотикларга каршы вәгазьләр уку һәм якын арада барлык мөхтәсибәтләрнең дә устав нигезендә юстицияләр министрлыгында теркәлү кирәклегенә басым ясады, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.