Тантаналы чара 21 октябрьдә Татар ашлары йортында узачак
Иртәгә Татарстанда республика икмәк пешерү тармагына нигез салынуның 80 еллыгын билгеләп үтәләр. Тантаналы чара Татар ашлары йортында узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Икмәк пешерүчеләр берлегенең идарә рәисе Илдар Никифоров хәбәр итте.
Тантана башланыр алдыннан Мәскәү, Санкт-Петербург, Бөек Новгород, Вологда, Түбән Новгородтан чакырылган кунаклар, шулай ук чит ил партнерлары һәм Казан тегермәнчеләре Татарстан икмәк заводлары һәм комбинатларында җитештерелгән продукция белән таныша алачак.
Тантананың рәсми өлешендә икмәк пешерүчеләр һәм кондитерларны ТР Президенты Аппараты һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре котлар дип көтелә. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары хезмәткәрләре дә алар адресына котлау сүзләрен җиткерәчәк.
Тантана тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү һәм сәнгать осталары концерты белән төгәлләнәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.