Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 октябрьдә имамнарның белгечлек дәрәҗәсен күтәрү Үзәгендә Нурлат имамнары укуы башланды. Искә төшерик, күптән түгел генә биредә икенче чыгарылыш булган иде. Биектау мөхтәсибәте имамнары белгечлек дәрәҗәсе күтәрелү турында сертификат алды.
Ике атна дәвамында имамнар гакыйдә, фикһ, гыйбадәт, татар илаһият мирасы, имам вазифалары һәм башка фәннәрне өйрәнде. Аларга лекцияләрне РИУ укытучылары укыды. РИУ каршындагы әлеге Үзәк 19 октябрьдә ачылды. Үзәккә җайлаштырып, махсус өч катлы бина да салынды. Анда имамнар өчен тулай торак, ашханә, юыну һәм гыйбадәт кылу бүлмәсе бар. Һәр ай саен монда Татарстан имамнары курслар үтәчәк. Үзәктә беренче гыйлем алучы 15 имам Буа районыннан булды. Әлеге программа 10 көнгә каралган. Кыска гына вакыт эчендә имамнар исламның төп фәннәре буенча лекция тыңларга тиеш.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.