Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтеннән алынган чыганакларга караганда, 2011 елның 18 октябреннән 18 ноябренә хәтле «Яңа гасыр» радиосы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә «Сабыйга» дип исемләнгән чара үткәрә.
Әлеге чара кысаларында Казанның Киров районы Балалар йогышлы авырулары хастаханәсенә ярдәм күрсәтеләчәк. Биредә ата-аналары тарафыннан ташланган авырулар, күкрәк балалары ята. Сабыйларга кендекләрен чистартыр өчен мамыклы таякчыклар, 1,2,3 чамасындагы памперслар, кечкенә балалар киеме кирәк.
Ярдәм итәргә теләүчеләр Диния нәзарәте адресы буенча мөрәҗәгать итә ала. ТР. Казан шәһәре, Лобачевский ур., 6/27; 7 кабинет — ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге.
Белешмәләр өчен телефон (843)236-52-12, 8-987-263-98-89 (Гөлнара)
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) ятимнәргә карата мөнәсәбәт хакында әйткән: «Арагыздан кем үзенә асрамага ятимне ала, аның хокукларын үти һәм назлап башыннан сыйпый, шуны Аллах ятимнең башында булган чәч бөртекләре санында бүләкли, шул чәч бөртекләре санындагы гөнаһларын кичерә,» (Мэҗэл бәян).

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры