«Бүген дөньяны дини һәм этник билгеләр буенча бүлергә тырышалар. Моның ахыры ничек тәмамланырга мөмкинлеген дә аңларга кирәк», — дип билгеләп үтте Дагыстан Университетының 80 еллыгын билгеләп үтү чарасында Илбашы Мөхәммәдсәләм Мөхәммәтов.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бәйрәм чарасы кысаларында, Махачкала физика факультетының конференция залында «Ислам дөньясы һәм хәзерге заман» исемле ике көнлек Халыкара гыйльми-гамәли конференция узган иде.
«Без диннең берләштерүгә ия бөек көч икәнен аңлыйбыз. Шулай ук экстремистик фикерләр нәрсәгә китерергә мөмкин икәнен дә беләбез. Социаль проблемаларга гына түгел, ә дини наданлыкка, милләтчелеккә нигезләнгән мондый идеологияләр нәрсәгә китергәненә төшенәбез. Боларның чын ислам кыйммәтләре һәм күпчелек фикере белән бернинди дә уртаклыгы юк. Кешеләрне толерант рухта тәрбияләү һәм бер-берсенең кызыксынуларын хөрмәт итәргә өйрәтү дәүләтнең, белем бирү тармагының, фәннең һәм дин әһелләренең бурычы булып тора. Әлеге конференция мондый бердәмлеккә китерер дип ышанып калам», — диде кунакларга һәм катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, М. Мөхәммәтов, дип хәбәр итә IslamNews.ru.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.