«Идел-хаҗ» төбәкара хаҗ мәркәзе аша хаҗ кылырга теләүчеләрнең чираттагы төркеме (98 кеше) иртәгә — 15 октябрьдә иртәнге сәгать өч тулып биш минутта «Казан» халыкара аэропортыннан юлга кузгала. Алар «Кол Шәриф Плюс» программасын сайлаган.
Әлеге программа ике тапкыр туклануны, Мәккәдә уңайлырак шартларда яшәүне һәм башка өстәмә хезмәтләрне үз эченә ала. Бу программа күпчелек хаҗиларга исәпләнгән. Аларны хаҗга Хәлим Якупов һәм Рафаэль Маликов озата бара, дип хәбәр итә «Идел-хаҗ» төбәкара хаҗ мәркәзе матбугат хезмәте.
Хаҗ йолаларын үти башлау, Мина үзәнлегенә китү көне 4 ноябрьгә туры килә. 5 ноябрьдә — Гарәфә тавында тору, 6 ноябрьдә — Корбан бәйрәме. Хаҗилар Согуд Гарәбстаны Корольлегендә 14-35 көн булачак.
«Идел-хаҗ» төбәкара хаҗ мәркәзе аша хаҗ кылырга теләүчеләрнең беренче төркемнәре хаҗга 12 октябрьдә китте, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.