Бу сезонда 6 премьера күрсәтеләчәк.
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа 106 нчы сезонын кичке сәгать җидедә Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» спектакле белән ачачак.
«Камаллылар өчен һәр сезон ачылу көне арабыздан киткән артистларны искә алу, зыярат кылудан башлана. Сезон ачу тантанасында үткән сезондагы казанышлары өчен иҗат коллективы хезмәткәрләренә премияләр тапшырылачак, яңа сезонга планнар, премьералар белән таныштыру булачак», — дип хәбәр ителә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры рәсми сайтында.
Бу сезонда 6 премьера күрсәтеләчәк. 7 ноябрьдә — традиция буенча мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көненә багышланган премьера — Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевнең «Зәңгәр шәл» спектакле. Аны сәхнәгә режиссер Фәрит Бикчәнтәев куя. Рольләрдә Ирек Кашапов, Гүзәл Минакова, Әхәт Хисмәт һәм башкалар. Матбугат очрашуында билгеләп үтелгәнчә, әлеге спектакль премьерасы — легендар классик пьесаның егерме беренче гасырдагы яңача укылышы. «Зәңгәр шәл» спектакле инде бик күптәннән театрның визит карточкасына әверелде, аның һәр куелышы театр тарихында яңа сәхифә булып тора.
Икенчесе — Ркаил Зәйдулланың татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый Мөхлисә Бубига багышланган «Үлеп яратты» дип исемләнгән спектакле.
2012 елның апрелендә Илгиз Зәйниевнең «Ак чәчәкләр иле һәм Кара көчләр» спектакль куелачак. Театр бу спектакльне гаилә белән карау өчен, инновацион технологияләр һәм заманча театраль ысуллар кулланып, искиткеч матур шоу формасында әзерли.
Чираттагысы — Карло Гоцциның «Хан кызы Турандот» спектакле. Бу — Татарстан-Кытай проекты. Кытай Халык Республикасы белән дәвамлы мәдәни элемтәләр булдыру максатыннан оештырылган беренче театр проекты.
Йон Фоссенең «Бер җәйге көндә» спектакле Кече сәхнә өчен махсус куела. Норвегиянең бу драматургы дөньяда иң күп куелучы драматургларның берсе.
Гаяз Исхакыйның «Кыямәт» спектаклен сәхнәгә яшь, талантлы режиссер Лилия Әхмәтова куячак. Г.Исхакыйның бу спектакле — татар классик репертуарыннан иң яхшы сатирик комедияләренең берсе. Бүгенге көн өчен дә актуаль булган юк-барга ышануның акылдан өстенлек итүе темасына багышлана, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры