РИУның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, РИУ каршындагы белгечләрнең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрү Үзәге үзенең икенче сменасын башлап җибәрде.Биредә 13 имамның катнашачагы билгеле иде. Бүген оешмага ТНВ каналының мәглүмати-аналитик тапшыруы «7 көн» килде. Ул әлеге укулар хакында сюжет әзерләячәген белдерде.
Искә төшереп үтик, бу оешма 19 сентябрь көнендә ачылган иде. Анда һәр айны унлап имам катнашачак.
РИУ ректоры Рафик Мөхәммәтшин бу вакыйганы, Ислам җәмгыяте өчен бик мөһим, чөнки ул Рәсәйдә беренче оешма һәм ул имамнар белән даими эшләү белән шөгыльләнәчәк, диде.
Нәкъ шул максатларны истә тотып, өч катлы бина да салынган. Монда имамнар өчен тулай торак, ашханә, юыну һәм намаз ук бүлмәсе билгеләнгән. Оешмада бер үк вакытта унбишләп кеше укый ала.
Укыту өчен ун көнлек программа әзерләнгән. Монда имамнар Исламның асыл нигезләре турында лекцияләр тыңлаячак. Укуларын уңышлы тәмамлаганнан соң, аларга махсус сертификат биреләчәге мәгълүм.Укыту эшләре РИУ мөгаллимнәре тарафыннан оештырылачак.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры