5 Октябрь 2011,11:26
«Татнефть-Арена»да Континенталь хоккей лигасының ике гранды — «Ак Барс» һәм «Металлург» командалары очрашты
Кичә «Татнефть-Арена»да Континенталь хоккей лигасының ике гранды — «Ак Барс» һәм «Металлург» командалары очрашты. Казанлылар һәм магнитогорскилылар матчка бертөрле күрсәткечләр (дүртәр җиңү һәм дүртәр оттырыш) белән диярлек килде.
Исәпне беренче периодның 12 нче минутында «Ак Барс» командасы һөҗүмчесе Евгений Бодров ачты. Ике минут узуга ук Ярко Иммонен уңышка иреште, нәтиҗәдә исәп «барс»лар файдасына 2:0 булды.
Уенның икенче өлешендә Данис Зарипов звеносына да «җан керде». 34 нче минутта «Ак Барс» капитаны Алексей Морозов исәпне 3:0 итте.
Икенче период тәмамланып килгәндә кунакларга да бәхет елмайды, Денис Хлыстов исәпне кыскартты.
Өченче периодта исә Константин Корнеев уңышка иреште — 4:1.
«Ак Барс» киләсе очрашуны җомга көнне үз бозында Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы белән үткәрә.
«Ак Барс» (Казан) — «Металлург» (Магнитогорск) — 4:1 (2:0; 1:1; 1:0), дип хәбәр итә «Татар Информ».

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры