15 октябрьдә «Сөләйман» мәчетенең Тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен чираттагы махсус курслар башлана. Бу юлы егермеләп ир-ат ислам нигезләренә һәм Луи Брайль ысулы буенча укырга өйрәнү бәхетенә ирешә алачак.
Курсларга Рәсәйнең төрле төбәкләреннән киләчәкләре мәгълүм. Шулай ук Әстерхан өлкәсе, Удмуртия, Башкортстан, Дагыстан республикалары һәм Татарстанның Актаныш, Менделеевск, Алабуга, Бөгелмә районнарыннан килүчеләр көтелә.
Курслар ай дәвамында барачак. Бу вакытта күрү мөмкинлекләреннән мәхрүм булучыларга Луи Брайль ысулы ярдәмендә Изге Коръән уку серләренә төшенергә, җирлектә ориентлашырга һәм компьютердан файдаланырга ярдәм итәчәкләр.
Курста булучыларга төрле мәдәни чаралар да планлаштырылган. Шәһәр буйлап экскурсия кылу һәм татар театрларына йөрү дә исәпкә алынган. Гадәттә, оештыручылар тарафыннан һәрбер шәкерткә юлда йөрү, яшәү һәм туклану чыгымнары мәчет хисабыннан башкарылуы мәгълүм.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк