Президент Дмитрий Медведев боерыгы белән мөфти Әлбир Крганов Русия мөселман оешмалары исеменнән Русиянең Иҗтимагый Палатасына вәкил итеп алынды. Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов моңарчы Палатада Чуашстан вәкиле булса, хәзер бөтен Русия мөселманнары вәкиле булды.
Иҗтимагый Палатага дүрт дин вәкиле — протоирей Всеволод Чаплин, мөфти Әлбир Крганов, Русиядәге яһүд мәхәлләләре президенты Александр Борода, Мәскәүнең Будда сангхисы вәкиле Андрей Бальжиров алынды.
Президент закон нигезендә Иҗтимагый Палатага Русиядәге иҗтимагый оешмалардан 42 кандидатураны карады һәм раслады.
«Татар Заманы»на Әлбир хәзрәт Крганов хәбәр иткәнчә, 5 октябрьдә Иҗтимаый Палатада төбәкләрдә бәйрәмнәрне билгеләү мөмкинлеге турында сөйләшү узачак. Бу теманы мөфти Әлбир Крганов, Югары Суд Башкортстанда дини бәйрәмнәрдә ял итүне тыйгач, тәкъдим иткән.
Татар Заманы

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.