Россия ислам университеты икътисад факультетының икенче курс студентлары өчен эшкуар Эрдал Гюрон катнашында остаз мәктәбе уздырылды. Студентлар Э.Гюрон җитәкләгән «Софра-Кебаб» рестораны эшчәнлеге белән танышты. Мәсәкү районында урнашкан әлеге ресторан хәләл стандартлары буенча хезмәт күрсәтә.
Мастер-класс вакытында алар аш-суны әзерләү технологиясе, җиһазлар, хезмәткәрләр өчен эш урыннары булдыру мәсьәләләре белән танышты. Шулай ук хәләл продукцияне җитештерүдә реклама бирү үзенчәлекләрен өйрәнде.
Дәресләр барышында студентлар мөселман җәмәгать туклануы өлкәсендә үз эшен ачып җибәрү проблемалары белән кызыксынды.
Мөселман яшьләре өчен остаз мәктәпләре оештыру аларны алга таба бу предприятиеләргә җәлеп итү, мөселман эшкуарлары әзерләрүдә зур роль уйный, дип хәбәр итә РИУ матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.