РФ Дәүләт Думасына җирле традицияләргә нигезләнеп, ил төбәкләренә өстәмә бәйрәм көннәрен гамәлгә кертү мөмкинлеге бирүче закон проекты кертелгән. Бу хакта ИТАР-ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Беренче чиратта, әлеге яңалык күпчелек халкын мөселманнар тәшкил иткән республикаларга кагылачак. Закон проектының авторлары –Гражданлык, җинаятьләр турындагы, арбитраж һәм процессуаль законнар буенча комитет башлыгы Павел Крашенинников белән Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозов.
Павел Крашенинников шәрехләп узганча, Хезмәт кодексының 112 нче маддәсенә субъектларга федераль бәйрәмнәргә өстәмә рәвештә бәйрәмнәр булдыру хокукы бирүче нигезләмә беркетеләчәк. «Төбәкләр үз законнары белән аларның нинди бәйрәмнәр буласын үзләре билгели», дип ассызыклады ул. Крашенинников Хезмәт кодексының Россия һәм аның субъектларының уртак карамагында булуы һәм вөҗдан иреге, дини берләшмәләр турындагы гамәлдәге закон бу мөмкинлекне бирә, дип искәртә.
Инде хәбәр ителгәнчә, агымдагы елның июнь аенда Уфада яшәүче Сергей Дулов Башкортстан Югары судына Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен законсыз дип табуны таләп иткән мөрәҗәгать юллаган иде. Ул республика халкы ял итә торган әлеге дини бәйрәмнәр дискриминация нигезендә үзенең хезмәткә булган хокукларын боза дип саный. Республика Югары суды бу мөрәҗәгатьне кире какса, РФ Югары суды Башкортстан Югары суды карарын гамәлдән чыгарып, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең эш көне булырга тиешлеген таныган иде. ]

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры