2011 елның 27 сентябрендә 10.00дә Россия ислам университетының (Казан шәһәре, Газ урамы, 19 йорт) актлар залында мәчет каршында дини гыйлем бирүче мөгаллимнәрнең I Республика киңәшмәсе үтәчәк.
Киңәшмә үзалдына түбәндәге максат-бурычларны куя:
Ислам дине гыйлеменең укыту сыйфатын үстерү,
конфессия- һәм халыкара бердәмлек моделен ныгыту,
мөселман уку-укыту берләшмәсен модернизацияләү процессына кертеп җибәрү.
Үткәреләсе чарада мәчет каршында дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр өчен программа презентациясе дә күрсәтеләчәк.
Киңәшмәдә ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре, Татарстан Президенты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы җитәкчесе Марат Гатин, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Елена Собельцина, ТР иҗтимагый палата рәисе Илгиз Хәйруллин, Казан Федераль (Идел буе) университетеның педагогика һәм психология институты директоры Айдар Кәлимуллин, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һ.б. шәрәфле кунаклар катнашачак.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры