Башкортстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре моннан соң ял көннәре булмаска мөмкин. Агымдагы елның июнь аенда Уфада яшәүче Сергей Дулов Башкортстан Югары судына әлеге бәйрәмнәрне законсыз дип табуны таләп иткән мөрәҗәгать юллаган иде. Ул республика халкы ял итә торган әлеге дини бәйрәмнәр дискриминация нигезендә үзенең хезмәткә булган хокукларын боза дип саный. Республика Югары суды бу мөрәҗәгатьне кире каккан иде. Ә менә РФ Югары суды Башкортстан Югары суды карарын гамәлдән чыгарды, ягъни Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең эш көне булырга тиешлеген таныды.
«Интерфакс» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Башкорстан парламенты моңа ничек җавап бирергә икәнен ачыклап бетермәгән. Парламентның матбугат үзәге җитәкчесе Илгиз Абдуллин сүзләренә караганда, Корылтайга әлегә РФ Югары судының карары язма рәвештә кермәгән, дип яза "Татар-Информ". Шуңа парламент аңа карата дәгъва белдерү хакында конкрет карарга килмәгән. Ул шул ук вакытта Корылтайның үзенә бирелгән законлы хокукларыннан файдаланып, РФ Югары судының карары белән килешмичә, төрле суд инстацияләренә мөрәҗәгать итү ихтималын кире какмый.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.