Франция мәхкәмәсе битләрен каплап йөрүче ике мөслимәне гаепле табып аларга штраф җәзасын билгеләде. Ул 120 һәм 80 евро тәшкил итә, дип яза «Азатлык». Тыңлаулар Мо шәһәрендә узды. Йөзләрен никаб (бит каплавыч) белән каплаган ике ханымны шушы каланың мэриясе янында тоткарлаганнар.
Мөслимәләр мәхкәмәнең әлеге карары белән килешми. Алар моңа дәгъва белдерергә җыена. Кирәк булса, Европадагы кеше хокуклары мәхкәмәсенә дә барып җитәргә әзер.
Мондый эшнең мәхкәмәдә каралуы Франция тарихында беренче тапкыр булды.
Мәгълүмат агентлыклары хәбәр иткәнчә, Франциянең Мо шәһәрендә яшәүче бер мөслимә озакламый илдә узачак президент сайлауларында катнашырга әзерләнә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры