РИУның теология факультетында читтән торып белем алучы Али Воронович Беларусь Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды.
Али Воронович 1968 елда Минск шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Аның әтисе Исмәгыйль Воронович соңгы вакытка кадәр Беларусь Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе булды.
Али Воронович туксанынчы еллар башында дини эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. 1998 елда Беларусь Республикасы мөселман дини берләшмәсе мөфтиятенә сайлана. 2004 елдан бирле мөфтияттә даими эшли.
Ул 2009 елда Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеген тәмамлаган, хәзер РИУда өченче курста белем ала, дип хәбәр итә Россия ислам университеты матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.