Шушы көннәрдә Домодедово шәһәрендә Татар мәдәни үзәге эшли башлады. Аны ачу тантанасында Домодедово шәһәре администрациясе башлыгы Леонид Ковалевский, Мәскәү өлкәсенең икътисад министры Вячеслав Крымов, Мәскәү өлкәсе Думасы депутаты Владимир Аристархов, Татарстанның Россиядәге вәкиллеге рәисенең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәдияров, Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мохтасаров, Домодедово шәһәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Фоат Солтанов катнаштылар.
Әлеге үзәк өчен биналар җирле хакимият тарафыннан бирелде, ә инде ремонт инвесторлар һәм Домодедово шәһәре милли-мәдәни автономиясе булышлыгы белән ясалды, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге вәкиллеге матбугат үзәге.
Бинада музей, китапханә, уку өчен сыйныфлар, актлар залы урнашкан. Монда туган телне яхшылап өйрәнергә, татар халкының традиция һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак танышырга мөмкин булачак.
"Россиянең иң мөһим үзенчәлеге —милләтара дуслык. Домодедово җитәкчелеге моны яхшы аңлый һәм төрле милләт вәкилләренең үзара дус һәм тату яшәве өчен бөтен көчен куя. Әлеге татар мәдәни үзәге татар мәдәниятен үстерү белән генә чикләнмәс, ә төрле милләт вәкилләренең җыелу һәм берләшү урынына әйләнер», дип ассызыклады Илдар Мөхәмәдияров үзенең чыгышында.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры