«Идел-хаҗ» төбәкара хаҗ мәркәзе тематик рус-татар-гарәп сөйләүлеге чыгарды.
Хаҗ мәркәзеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул алдагы елларда Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә оештырылган хаҗ буенча эш тәҗрибәсеннән чыгып тормышка ашырылган. Шулай ук хаҗиларның күпсанлы мөрәҗәгатьләре дә искә алынган. Чөнки хаҗилар хаҗ яки гомрә кылган вакытта, тел белмәү аркасында, читен хәлләрдә дә калгалый.
Сөйләүлекне әзерләү вакытында еш очрый торган сөйләм төрләре сайланган, шулай ук Согуд Гарәбстаны Корольлегенең сөйләм диалекты үзенчәлекләре исәпкә алынган.
Анда Согуд Гарәбстаны Корольлегенең көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган хезмәтләренең телефоннары бирелгән. Компания әлеге сөйләүлекнең хаҗ кылганда зур ярдәм итәсенә ышаныч белдерә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры