Бу көннәрдә Үзбәкстан рәсмиләре Ташкентта 11 мөселманны дини экстремизмда гаепләп кулга алган. Алар арасында 23 яшьлек Әхрар Сәидвәлиев һәм 47 яшьлек Әдхам Сиддиков. Калганнарының исемнәре әйтелми, дип яза «Азатлык».
Экстремистик дини төркем оештыруда Әдхам Сиддиков гаепләнде. Бу хәл мәхкәмә үтмичә генә мөмкин булды, ди үзбәк хокук яклаучылар.
Үзбәкстан кануннары буенча, кулга алынучылар прокурор ордеры бирелмичә генә сак астында 72 сәгать буена торырга мөмкин. Аннан иреккә чыкмаган очракта алар тагын 10-15 көн дәвамында төрмәдә утырырга мөмкин.
Хокук яклаучылар сүзләренә караганда, бу вакыт эчендә кулга алынган кешеләр тикшерүчеләр тарафыннан җәзалана һәм моның нәтиҗәсе буларак башкармаган җинаятләрне үзенә алырга мөмкин. Әлеге очраклар соңгы елларда Үзбәкстанда киң таралыш алган

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.