Татарстанның ислам һәм христиан динен тотучы яшьләре бергәләп әлеге уку йорты ректорына хат юллаганнар. Алар вузда намаз уку бүлмәләрен булдыруны сорый һәм КФУ янындагы чиркәүне искә төшерәләр, дип яза Интертат.ру.
Казан федераль университеты ректоры, Татарстан югары уку йортлары ректорлары советы рәисе И. Гафуровка яшьләр исеменнән Татарстан Яшь галимнәр һәм белгечләр советы әгъзасы, РИУ мөгаллиме М. Сәлахов һәм Казан епархиясенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Казан рухи семинариясе укытучысы А. Хохлов язган рәсми хатта мондый юллар бар:
«Без сезнең игътибарны дини яшьләрнең проблемасына юнәлтергә телибез. Бу проблема югары уку йортларында намаз уку бүлмәләре булмауга кагыла. Мөселманнар көнгә биш тапкыр намаз укый. Әмма кызганыч, институтларда, университетларда намаз уку өчен шартлар юк сәбәпле алар укуларын бүлеп, якындагы мәчеткә барырга яки җыештыручылар һәм вуз бинасын саклаучылар белән сөйләшеп, пычрак ярымподвал урыннарда намаз укырга мәҗбүр. Әлеге мәсьәлә христиан яшьләре өчен дә актуаль. Билгеле булганча, 1917 елгы революциягә кадәр Казан университеты җирлегендә православ чиркәве булган. Студентлар укуларынна аерылмый бирегә килә алганнар, бүгенге көндә алар бу мөмкинлектән мәхрүм».

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.