2011 елның 8 сентябрендә республикабызның Арча районында имам-хатыйбларның җыелышы булып үтте. Үткәрелгән чарада 70тән артык мәхәллә, шул исәптән мәхәллә каршында эшләп килүче башлангыч дини гыйлем бирүче абыстайлар да катнашты. Җыелышка Тау ягы, Кама аръягы һәм Төньяк казыяттән 14 районның имам-мөхтәсибе килгән иде.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, «Зәкәт» фонды җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Ясәвиев, шулай ук Республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясадылар.
Җәлил хәзрәт җыелган халык алдында вәгазь сөйләде. Имам-хатыйбларга сентябрь ахырында мәхәлләләр каршындагы башлангыч белем бирүче мөгаллим-мөгаллимәләрнең киңәшмәсе үтәчәген хәбәр иттеләр.
Ильяс хәзрәт Җиһаншин Мөфти Илдус хәзрәт исеменнән Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗевне 35 яшьлек юбилее белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.
ТҖ МДН
Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.