ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов Ярославльдә Як-42 очкычы һәлакәте уңаеннан кайгы уртаклашты.
«Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде!
Кичә илебездә коточкыч фаҗига булды — Як-42 очкычы, Ярославль өлкәсенең Туношна һава аланыннан очып киткәндә, җимерелеп төшеп, 40тан артык кеше һәлак булды.
Якыныңны югалту — һәркем өчен дә иң авыр хәсрәтләрнең берсе. Үлем котылгысыз һәм һәрберебезгә дә киләчәк. Көчле, гайрәтле яшьләрнең үлеме бигрәк тә фаҗигале. ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән бу тирән кайгы һәм зур югалту ачысын бүлешәм, Аллаһы Тәгаләдән туганнарына сабырлык һәм түземлелек бирүен сорап калам.
Аллаһы Тәгалә сабырлык, рухи ныклык насыйп итсен һәм әлеге авыр минутларда ярдәменнән ташламасын иде», — диелә кайгынамәдә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры