Ниһаять, яңа уку елы башланып китте. Җәй айларында тынып торган университет, институт, техникум буйлары хәзер студентлардан гөрләп тора. Шәһәрдә яшьләрнең артуы яшьләр оешмалары өчен бигрәк тә сөенечле. Алар, ниһаять, үз эшләрен башлап җибәрә алачак.
«Шәрык» татар-милли яшьләр клубы турында ишетмәгән кеше сирәктер. Ул татар милләте, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәгенә битараф булмаган яшьләрне берләштерә, дип яза Интертат.ру.
14 сентябрь көнне «Шәрык» яшьләр өчен «Ачык ишекләр көне» чарасы уздыра. Әле быел гына укырга кергән, татар милләтенең язмышына битараф булмаган 1 курс студентлары өчен бу чарада катнашу аеруча мөһим. Чөнки нәкъ менә шушы көнне клубның тарихы турында мәгълүмат бирелә, барлык булган һәм яңа проектларга презентация үткәреләчәк. Очрашу милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барачак.
Чарада катнашучылар өчен сюрприз да әзерләнгән: махсус кунаклар белән очрашу уздырыла. Ә тәмле чәй исә берәүне дә битараф калдырмас.
Чара сәгать 18:00 дә башлана. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры