Бүген ТР Дәүләт Советы экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитет утырышында депутатлар «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү туындагы закон проектын карады. Закон нигезендә өченче яки аннан соңгы бала тугач торак йорт яки дача төзелеше өчен бушлай җир участогы бирү каралган.
Документ агымдагы елның 7 июлендә Дәүләт Советы утырышының беренче укылышында кабул ителгән. Комитет әгъзалары закон проектын карап һәм төзәтмәләр керткәч, якынча 15 сентябрьдә булачак парламент сессиясендә икенче яки өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте, дип яза «Татар-Информ». Бу хакта республика парламентының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге белдерә.
«Бу закон кабул ителүне безнең гражданнар көтә, Дәүләт Советының рәсми сайтына бу уңайдан күп сораулар һәм мөрәҗәгатьләр килә, бушлай җир участоклары бүлеп бирү темасы сайлаучылар белән очрашуда да күтәрелә», — дип аңлатты бу мәсьәләне хәл итүне тизләтү ихтыяҗын экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.