5 сентябрьдән Татарстанның мәктәп укытучылары беренче һәм югары квалификация дәрәҗәсен алыр өчен аттестацияне онлайн режимында үтәргә мөмкин. Моның өчен аларга «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» мәгълүмат системасында теркәлергә кирәк булачак.
Элек барлык фән укытучылары (БДИ үткәрелә торган фәннәрдән тыш) һәм гомуми белем бирү учреждениеләрнең башка мөгаллимнәре аттестация үтәүгә гариза бирер алдыннан Казан, Бөгелмә һәм Чаллыда оештырылган махсус үзәкләрдә компьютер тестларын үтә иде. Хәзер исә тестларны үзеңә җайлы вакыт табып, үз компьютерың алдында үтәргә мөмкин, дип яза Интертат.ру.
Укытучыларга «Татарстан Республикасында мәгълүмати мәгариф» системасында теркәлгәннән соң «Шәхси кабинет»ында булган «Педагогик аттестация» баннерына басып тест сорауларын ачарга кирәк. Җавапларга 45 минут вакыт бирелә. Тест үтәлмәгән очракта, аны 14 көн аралык белән аена ике тапкыр яңадан тапшырырга мөмкин булачак. Кирәкле балларны җыйгач кына (беренче категориягә — 70, югары категориягә — 80балл) мөгаллимнең яшәү урыны буенча урнашкан мәгълүмати-методик үзәгендә тест нәтиҗәләре буенча белешмә бирелә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.