28 нче август көнне Саба районының Түбән Шытсу авылында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан «Изге ният белән дога кылып, рухына багышлыйк Тукайның», — дигән исем астында Тукай урамында яшәүчеләр белән урам бәйрәме уздырылды. 14.00 сәгатьтә башланган кичәне авылыбыз мулласы Миңнулла абый Тукай рухына һәм шул урамнан чыккан әрвахлар рухына дога кылып башлап җибәрде. 44 ел бергә яшәп, шуның 30 елын Тукай урамында гомер итеп, 3 ир бала тәрбияләп үстергән Хабибрахманов Фатхрахман абый белән Рузилә апа тәмле ботка пешереп, самоварда чәй кайнатып кунакларны сыйладылар.
Бу көнне Тукайнын бик күп шигырьләрен һәм җырларын балалар тамашачыга җиткерде.
Тукай урамында барлыгы 13 хуҗалык булып, 29 кеше яши. Бәйрәмнең спонсоры ООО СХП «Шытсу» җәмгыяте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.