Россия Президенты Дмитрий Медведев Россия мөселманнарын Ураза бәйрәме — изге Рамазан аеның тәмамлануы белән котлады.
Котлауда, аерым алганда, болай диелә: «Изге Рамазан аеның тәмамлануы — рухи чистарыну, игелекле эшләр кылу вакыты ул. Әлеге кыйммәтләр гуманизмны гәүдәләндерә, кешеләр арасында үзара аңлашу һәм җәмгыятебездә милләтара татулык хөкем сөрүгә ярдәм итә.
Россиянең мөселман өммәте тынычлык һәм конфессияара хезмәттәшлекне ныгытугы сизелерлек өлеш кертә. Үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән яшьләрне толерантлык һәм төрле халыкларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт нигезендә тәрбияләргә ярдәм итә. Традицион ислам кыйммәтләрен яңадан торгызып, Россиянең мәдәни күптөрлелеген сакларга булыша.
Изге бәйрәм көннәрендә Россиянең барлык мөселманнарына сәламәтлек һәм бәхет телим. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм муллык хөкем сөрсен».

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.