27 августта Казан дәүләт финанс-икътисад институтында яшьләр өчен ифтар мәҗлесе үткәреләчәк. Рамазан ае тәмамлану нисбәтеннән әлеге чараны республиканың «Сознание» иҗтимагый оешмасы оештыра. Мондый ифтарлар ел саен республика вузларында үткәрелеп килә иде.
Ифтарга Колшәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов чакырылган дип хәбәр итә оештыручылар. Кичә программасына шулай ук лекцияләр,«Comedy Сlub» кертелгән.
Кунакларга кавказ, япон һәм татар кухнясы тәкъдим ителәчәк. Чара кичке сәгать сигез туларга ун минутта башлана. Керү ирекле. «Татар-Информ» МА

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк