Казанның «Ал мәчет»ендә күпбалалы һәм аз керемле гаилә балалары катнашында «Рамазан — балаларга!» дип аталган акция уздырылды. Әлеге чараны «Болгар» милли хәйрия фонды, Татарстан мөслимәләр берлеге һәм Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе оештырды.
ТР Дәүләт советы депутаты, «Болгар» фонды рәисе Фәрит Мифтахов сүзләренә карганда, мондый төр чара инде берничш ел рәттән уздырылып килә. Быелгысында 2-15 яшьлек 30 дан артык бала катнашкан.
Татарстан мөслимәләре берлеге җитәкчесе Наилә Зиһаншина үз чыгышында балаларны ислам үрнәгендә тәрбияләүдә ата-аналарның роле зур булуны билгеләп үтте һәм «Рамазан- балаларга!» чарасын үткәрүдә булышлык күрсәткән «Болгар» фондына рәхмәтен җиткерде, дип яза Интертат.ру.
Кичке җидедә башланган бәйрәмдә балалар ислам нигезләре буенча белемнәрен сынадылар, рәсем, мөселман киемнәре һәм аш-су конкурсларында катнаштылар. Сабыйларга бүләк итеп китаплар, уенчыклар өләшенде. Соңыннан балалар һәм ата-аналар табын артында сыйландылар.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.