18 августта «Булгария» теплоходы һәлакәткә юлыкканга 40 көн була.
«ВКонтакте» социаль челтәренең «БУЛГАРИЯ» Хәтер, Ярдәм, Дөреслек» төркеме администрациясе әлеге уңайдан махсус акция оештыра.
Әлеге төркемнең администраторы Светлана Привалова «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, акция 18 августта 11.30 сәгатьтә Елга портында узачак. Акциядә катнашучылар 10 июльдә булган фаҗигадә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алачак.
Бу көнне күккә кара тасмалар бәйләнгән һәм фаҗигадә һәлак булучыларның исемнәре язылган 122 һава шары очыртып җибәреләчәк. Аларның 5 се — алтынсу төстә, әлеге шарлар теплоходта булган авырлы хатыннарны гәүдәләндерә.
Светлана Привалова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта акциядә 300 гә якын кеше катнашырга җыена. Оештыручылар акциягә битараф калмаска һәм әлеге чараны оештыруда ярдәм итәргә яки 18 август көнне Елга портына килергә чакыра.
Искәртеп узабыз, теплоход 10 июльдә Татарстанның Кама Тамагы районында Куйбышев сусаклагычы территориясендә батты.
Нәтиҗәдә, 122 кеше һәлак булды, шуларның 28 е — балалар. 79 кеше коткарылды.
«Булгария»не Идел төбеннән 2011 елның 26 июлендә күтәрделәр.
«Татар-Информ» МА

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.