2011 елның 15 августында Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Идел болгарлары тарафыннан ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган мозаик панно (киндергә төшерелгән зур картина) Истәлек билгесе эскизын килешү киңәшмәсен уздырды. Бу киңәшмәдә Илдус хәзрәт Фәйзов тә катнашты.
Болгарның төп залында зур мозаик панно — Идел болгарлары тарафыннан тантаналы рәвештә ислам динен кабул итүне чагылдырган истәлек билгесен кую карары агымдагы елның март аенда кабул ителгән иде, дип яза Интертат.ру. Шушы вакыт эчендә тарихчылар, рәссамнәр һәм дин белгечләре тарафыннан шушы темага күпләгән картиналар һәм график ярдәмендә ясалган хезмәтләр каралды. Нәтиҗәдә яңа картина — сәнгатьле елга ярында болгар ыругы һәм Болгар җирлегендә яшәүче башка халыкларның күпләгән вәкилләре катнашлыгында узган Алмыш хан белән хәлифәнең кече вәкилләре очрашу вакыты — тудырыла. Үзәктә — тормыш иптәше белән Алмыш хан һәм Ибн-Фадланның Әл-Муктадир хәлифтән килгән мөрәҗәгатьнамәсен укып торган чагы.
Киңәшмәдә панно ясауны Фәрид Вәлиуллин җитәкчелегендәге мозаиклар ясаучы белгечләргә тапшыру турында карар кабул ителде. Эшне 2012 елның апреленә тәмамлау күздә тотыла.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.