14 августта Бөгелмә үзәк мәчете каршында ир-атлар арасында «Рамазан ае — Коръән ае» дип исемләнгән өченче Коръән бәйгесе үтте. Конкурста Татарстанның Бөгелмә, Ютазы, Лениногорск, Әлмәт, Зәй районнарыннан иллеләп кеше катнашты.
Аларның иң яшенә 4 кенә яшь булса, иң олысына 81 яшь иде. Яшь үзенчәлекләренә карамастан, мөхтәсибәт тарафыннан 6 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Судья вазифасын үтәүчеләр арасында Төркиянең Айдын төбәгеннән Коръән хафиз Ниджати Топаоглу бар иде.
Бөгелмәдән Муса Исламгулов, Габдрәшит Мингалиев һәм Руслан Галиев, Әлмәттән Габдулла Әүхәдиев, Урыссудан Габделбасыйт Шәмәдхаликов, Лениногорскидан Низаметдин Эшонов беренче урынга лаек булды. Бу хакта «Мөселманнар» газетасы хәбәрчесе Хәбир хәзрәт Ханов хәбәр итә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры