Рамазан аенда шәһәрләрдә генә түгел, район һәм авыл мәчетләрендә дә зурлап ифтарлар үткәрү дәвам итә. Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов хәбәр иткәнчә, Зәй мөхтәсибәтенә караган мәхәлләләрдә дә Рамазан шәриф аена караган чаралар күпләп үткәрелә.
«Районның барлык мәчетләрендә дә көн саен тулы итеп 20 рәкәгать тәравих намазлары башкарыла. Зәй җәмигъ мәчетендә һәркөн 25-30 кешелек ифтар мәҗлесе үткәрелә. Ифтарларны оештыруда шәһәр халкы да матди ярдәм күрсәтә. Даими ярдәмчеләрдән «АгроСилаГрупп» оешмасын билгеләп үтәсе һәм аларга рәхмәтебезне җиткерәсе килә», — дип билгеләп үтте Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов.
Шулай ук өйлә намазы алдыннан Коръән-Кәрим хәтем кылына, чарада күп кенә мөселман-мөслимә кардәшләребез дә катнаша. Рамазан аеның һәр көнендә Зәйдә «Татар радиосы»ннан вәгазьләр белән 5 минутлык чыгышлар ясала (җомга көннәрендә 15 минут). Сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләргә телефон аркылы да, очрашуларда тулы аңлатмалы җавап бирелә.
«Татар-Информ» МА

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры