Россия тикшерү комитеты сайтында «Булгария» теплоходының һәлакәткә юлыгу сәбәпләре турында гаммәви мәгълүмат чараларында таратылган мәгълүматка бәйле рәвештә белдерү дөнья күрде.
«Россия елга регистрының Урта Идел филиалы тарафыннан үткәрелгән теплоходны тикшерү нәтиҗәләренә сылтама ясап гаммәви мәгълүмат чараларында таратылган, «Булгария» корпусы тишелү сәбәпле һәлакәткә тарыган дигән мәгълүмат дөреслеккә туры килми», — диелә хәбәрдә.
Тикшерүчеләр фикеренчә, аноним экспертларга сылтама җинаять эше кузгатылган вазифаи затларны, шулай ук якын көннәрдә җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин булган башка затларны җинаять җаваплылыгыннан азат итү максатыннан җәмәгатьчелек фикеренә йогынты ясау өчен кулланыла.
Шуңа бәйле рәвештә Тикшерү комитеты судноның бату сәбәбен хәзерге вакытта үткәрелә торган экспертиза нәтиҗәсендә генә тулысынча ачыкларга мөмкин булачак дип белдерә. Эксперт комиссиясе бәяләмәсен исәпкә алып тиешле процессуаль карарлар кабул ителәчәк.
«Татар-Информ»

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.