16 август көнне транспорт полициясе Казан станциясе җитәкчесе кабинетында тимер юл эшчеләре катнашында «Пассажир сәгате» дигән социаль-профилактик акция уздыра. Бу көнне гражданнар үзләрен борчыган барлык сораулар белән дә мөрәҗәгать итә алачаклар. Төрле проблемалар буенча сораулар, мөрәҗәгатьләрне язма рәвештә вокзалның төп фойесындагы тартмага да салып булачак.
Бу акциянең төп максаты — транспорт куркынычсызлыгын, транспортта җинаятьләр булдырмауны тәэмин итү, гражданнарны хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итүгә чакыру.
«Пассажир сәгате» акциясе Татарстанның башка вокзалларында да узачак:
10 август көнне 10:00 сәгатьтә чара «Бигеш» аэропортында, ә 14:00дә — Яр Чаллы шәһәре тимер юл вокзалында үткәрелә.
18 август көнне гражданнар үзләрен борчыган сорауларны Казан аэропорты җитәкчелегенә бирә алачак. 19 август көнне шундый ук чара елга портында үтәчәк.
Шулай ук 19 август көнне 11:00 сәгатьтә акция Бөгелмә шәһәре аэропорты территориясе һәм тимер юл вокзалында уздырыла, дип хәбәр итә intertat.ru

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.