Санкт — Петербург Җәмигъ мәчетендә 20 августта ифтар ашы узачак.
Соңгы еллардагы гадәт буенча Аллаһ йортында ифтар ашын Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте (рәисе Рәис Яркәев), Петербург Сабантуе фонды (президенты Ирек Галиев), Санкт — Петербург Милләтләр йорты директоры урынбасары Ислам Гатин, эшкуарлар — Харрас Мулеев, Ринат Әхмәтшин, Илдар Сәлкәев, Илгизәр Шәйдуллин, Айрат Исхаков һәм башкалар оештырачак. Биредә төрле илләрдән вәкилләр, мөселман оешмалары да чакырыла. Мәчет бинасы иркен булганлыктан, аның ишеге һәркемгә ачык, дип яза «Татар-Информ». Шунлыктан дини чарада төньяк башкалада яшәүче һәр милләт вәкилен дә очратырга мөмкин. Ифтар ашына яшьләр дә күп килә. Ризык 300 — 400 кешегә исәпләнә, ир — атлар өчен табын беренче катта, хатын — кызларга икенче катта әзерләнә. Ихлас күңелдән оештырылган мәҗлестә ислам дине кануннары хөрмәтләнә. Җәмигъ мәчетендә ифтар ашы, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре оештыру күркәм йолага әйләнде.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры