Иерусалим мөфтие Мөхәммәт Әхмәт Хөсәен һәм баш раввин Элияһу Шлезингер Израиль тарихында беренче тапкыр уртак дини карар чыгарды. Ул мөселман һәм яһүд зиратларындагы каберләрне һәм кабер ташларын җимерүгә кагыла.
Иерусалим яһүд дини җәмгыяте шәһәр шурасына мөрәҗәгать белән чыкты. Анда борынгы яһүд зиратында вандалларның 32 кабер ташын ватуы әйтелә. Яһүдләрнең хәсид җәмгыяте бу эшне мөселманнар кылган дип шикләнгәнгә, шәһәр шурасы аларга Иерусалимның баш мөфтие белән очрашырга ярдәм иткән.
Мөфти берничә тапкыр алар белән очрашкач, яһүд зиратларында вандализмны тыючы карар чыгарырга ризалык биргән. Әлеге фәтвә Иерусалимның барлык мәчетләрендә дә сишәмбе, 9 августта укылачак.
Мөфти шул ук вакытта Иерусалимның Мамила бистәсендә Толерантлык музеен төзегән вакытта берничә мөселман кабере җимерелүне дә әйтеп,баш раввиннан шундый ук мөрәҗәгать чыгаруны сораган. «Азатлык» радиосы хәбәрчесе сүзләренчә, Элияһу Шлезингер үтенечне шунда ук тормышка ашырган.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры