Социаль ярдәмгә мохтаҗ балаларга багышланган хәйрия чаралары уздыру Татарстан Эчке эшләр министрлыгы коллективында матур традициягә әйләнде. Күптән түгел шундый чараны Ведомстводан тыш сак идарәсендә дә үткәрделәр.
Казан шәһәренең Ведомстводан тыш сак идарәсендә балаларының сәламәтлеге начар булу сәбәпле матди ярдәмгә мохтаҗ барлыгы дүрт пенсионер џәм хезмәткәр барлыгы ачыкланды. Шулай, хезмәт ветераны пенсиядәге майор Радик Абдуллаев гаиләсендә игезәк кызлар Вероника белән Маргарита үсеп килә: 4 яшьлек кызчыкларның икесендә дә ДЦП диагнозы. Шул ук аяныч чирдән кадрлар бүлеге хезмәткәре Светлана Гыйләҗеваның 6 яшьлек кызы Аделина да җәфа чигә. Күпме еллар ата-аналар бәбиләрен савыктыру өчен тырышалар. Мөмкин кадәр коллегалары џәм элеккеге хезмәттәшләре ярдәм күрсәткән, әмма җыелган акчаның күләме чикле.
Республика буенча Ведомстводан тыш сак хезмәте инде тулы составы белән ярдәм күрсәтергә ниятләде. Тиз арада 100 мең сум акча җыелды. Бер генә хезмәткәр дә әлеге чарадан читтә калмады. Ведомстводан тыш сак идарәсенең административ бинасына кунакка чакырылган ата-аналарга коллектив исеменнән матди ярдәм тапшырган идарә җитәкчесе полиция полковнигы Марат Шакиров аларга ышаныч џәм сабырлык, ә балаларга савыгу теләде, алга таба да ярдәмнән ташламаячакларына ышандырды.
ТР Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат хезмәте

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.